«Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел» - Рәсәйкүләм үтүче ачык дәрестә катнашу
Лесхоз авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты Ю.А. Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан үткәрелүче чараларга кушылды. Шул чараларның берсе – 8 апрель көнне Рәсәйкүләм үтүче ачык дәрес. Әлеге чараларның максаты: киң аудиторияне юбилей датага – кешенең беренче тапкыр космоста булуына 60 ел булуга җәлеп итү, илебезнең космонавтика өлкәсендә ирешкән уңышларын күрсәтү һәм галимнәр, конструкторлар, инженерлар, очучы-космонавтлар белән таныштыру.